Кырым Республикасының Бәяләр буенча дәүләт комитеты вәкилләре эш сәфәре кысаларында Казанның берничә объектында булды

2019 елның 15 ноябре, җомга

14 ноябрьдә, Кырымның Бәяләр буенча дәүләт комитеты рәисе Юрий Новосад һәм рәиснең беренче урынбасары Светлана Мшанецкая Казан шәһәренең берничә объектында: "Татэнергосбыт" предприятиесе базасында бердәм исәп-хисап үзәгендә, Казанның кече энергетиканың иң зур объектында – "Энергоцентр Майский", "Водоканал" МУП биологик чистарту корылмаларында һәм "Торак-коммуналь хуҗалык предприятиесе" идарәче компаниясе" ҖЧҖнең химик калдыклар полигонында булдылар.

Моннан тыш, Кырымның Дәүләт комитеты вәкилләре Тариф проектлары буенча килештерү комиссиясе утырышында һәм Көнчыгыш зона буенча коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә төбәк операторы белән киңәшмәдә катнашты.

Шулай ук, эш визиты барышында Юрий Новосад Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлек турында килешү кысаларында, алар тәҗрибә уртаклашу һәм тарифларны җайга салуның алдынгы тәҗрибәсен өйрәнү эшен дәвам итәчәк, дип хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International