ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында 2020 елгы тариф кампаниясенең иң кызган чагы. Җылылык, электр, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу, каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча меңнән артык тариф эшләре карап тикшерелә.
Кагыйдә буларак, элеккегедән югарырак булган яңа тариф коммуналь хезмәтләр өчен түләүчеләрдә һәрчак канәгатьсезлек тудыра. Бер яктан, бу гадел кебек тоела, түләүләр арту, чыннан да, илдә яшәүчеләрнең күбесе өчен авырткан җир булып тора. Икенче яктан, коммуналь предприятиеләрнең дә чыгымнары арта бара: ресурслар кыйммәтләнә, искергән җиһазларны һәм челтәрләрне реконструкцияләү һәм ремонтлау зарурлыгы бар (югыйсә, бер матур мизгелдә сусыз, утсыз һәм җылылыксыз калырга мөмкин). Ә моның өчен акча кирәк. Әйтик, машина йөгерсен өчен автомобильчегә майны даими алмаштырырга, ягулык салып торырга кирәк. Гел чыгымнар...
Шулай да коммуналь хезмәтләрне кулланучы һәм җитештерүче мәнфәгатьләрен ничек исәпкә алырга кирәклеге турында без ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты белгечләре белән бергә аңлашып карадык.
Коммуналь хезмәтләрне җитештерүче һәм кулланучының мәнфәгатьләре – төп. Тарифларны билгеләгәндә җайга салучы орган кул куйган төп принцип – ресурслар белән тәэмин итүчеләрнең һәм алардан файдаланучыларның икътисадый мәнфәгатьләре балансын үтәү. Тариф карарын кабул итәр алдыннан җитди аналитик эш алып барыла.
Шулай итеп, тарифларны раслау ничек бара? Җайга салынулы оешма тарифны билгеләү яки үзгәртү турында гариза биргәннән соң (кагыйдә буларак, ул ахыр чиктә билгеләнгәннән шактый артыграк була), Дәүләт комитеты белгечләре предприятие тарафыннан игълан ителгән чыгымнарның нигезле булу-булмавын тикшерә. Белгечләр оешманың ресурс бәясен билгеләү турындагы тәкъдимнәрен җентекләп өйрәнә, предприятиенең факттагы чыгымнарын анализлый, фаразланган тарифларны исәпли һәм эксперт бәяләмәсен һәм тариф чишелеше проектын формалаштыра.
Алга таба эксперт бәяләмәсен үз эченә алган, әзерләнгән документлар һәм материаллар Килештерү комиссиясенә фикер алышу өчен тапшырыла, әлеге комиссия карар кабул ителгәнче үк мөмкин булган каршылыкларны юкка чыгарырга тиеш. Аның составында эксперт җәмәгатьчелеге вәкилләре дә, ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет әгъзалары да бар. Комиссия утырышына кадәр алар да материаллар һәм тариф карарлары проектларын ала, аларга бәйсез бәя бирә.
Комиссия утырышына территориясендә ресурс белән тәэмин итүче оешма җайга салынулы эшчәнлек алып бара торган муниципаль берәмлекнең җирле үзидарә органнары вәкилләре, җайга салынулы оешма вәкилләре һәм дәүләт хакимияте органнары, эксперт һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре чакырыла. Еш кына бу этапта предприятие чыгымнарын дәлилләүгә якын килү аермасы белән бәйле сораулар туа. Эшчәнлекнең зыянлы булуына төшенүче оешмалар еш кына Дәүләт комитеты экспертлары тарафыннан үз чыгымнарын киметү белән килешми. Әмма җайга салу органы белгечләре, предприятиеләрнең чыгымнарына, аларның кирәкле (зыянсызлык өчен) тулаем кеременә анализ ясап, тарифны исәпләп, Россия Хөкүмәте раслаган исәп-хисап методикаларына таяна. Шуңа да карамастан, Килештерү комиссиясе утырышы барышында ачыкланган өстәмә фактларны исәпкә алып, карар проектына төзәтмәләр кертелергә мөмкин.
Шуннан соң гына тариф карары проекты Дәүләт комитеты идарәсе каравына кертелә, аның утырышында яңа тариф билгеләнә дә инде.
Шул ук вакытта Дәүләт комитеты, ахыр чиктә, ресурсларны кулланучыларның түләүләренең РФ Хөкүмәте тарафыннан билгеләнгән коммуналь хезмәтләр өчен гражданнарның түләвенең чик индексларыннан артып китә алмавыннан чыгып эш итә. 2019 елга алар, әйтик, 1 гыйнвардан 30 июньгә кадәр – 7%, ә 1 июльдән 31 декабрьгә кадәр 3% дәрәҗәсендә билгеләнгән.