Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитетында Казан шәһәренең су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, җылылык белән тәэмин итү, каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәләрендә хезмәт күрсәтүче җайга салынулы оешмаларының 2022 елгы эш нәтиҗәләре буенча финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре турында баланс комиссиясе утырышлары дәвам итә.
Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитетында Казан шәһәренең «Водоканал» МУП су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә инвестицион программаны гамәлгә ашыруны тикшереп тору буенча чираттагы киңәшмә узды.
«Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты кысаларында «Татарстан Республикасы флоты» суднолар компаниясенә июнь башында Татарстанда Горький исемендәге Зеленодольск заводында җитештерелгән ике яңа «Метеор-2020» – «Михаил Девятаев» һәм А217-1 пассажир суднолары тапшырылды. Яңа кораблар техник характеристикалары буенча да, экипаж һәм пассажирлар өчен уңайлылык дәрәҗәсе буенча да заманча таләпләргә җавап бирәләр.
20 июньдә ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Сергей Павлов эш визиты белән Чистай муниципаль районында булачак, аның барышында гражданнарны шәхсән кабул итү планлаштырыла, түбәндәге адрес буенча: Чистай шәһәре, Бебель урамы, 129.
Инвестицион программалар үтәлешен тикшереп тору барышында ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре «Водоканал» МУП объектларында булдылар.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина эш визиты белән Кукмара муниципаль районында булды.
Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре арасында «Тарифлар: катлаулы әйберләр турында гади генә итеп» III Республика конкурсына гаризалар кабул итүне дәвам итәбез.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты республика халкын һәм кунакларны Россия көне белән котлый! Дәүләт бәйрәме Президент Б.Н.Ельцин Указы белән 1994 елда РСФСРның дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителгән көнгә багышланган.
Дуслар, атнага йомгак ясауны дәвам итәбез. Соңгы җиде көн эчендә сезнең өчен иң кызыклы вакыйгаларны тупладык:
13 июньдә ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина эш визиты белән Кукмара муниципаль районына барачак, аның барышында түбәндәге адрес буенча гражданнарны шәхси кабул итү планлаштырыла: Кукмара шәһ., Ленин ур., 13.