Россия көне белән!

2023 елның 12 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты республика халкын һәм кунакларны Россия көне белән котлый! Дәүләт бәйрәме Президент Б.Н.Ельцин Указы белән 1994 елда РСФСРның дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителгән көнгә багышланган.

Россия көне – Ватанга мәхәббәт һәм хөрмәт бәйрәме, милли бердәмлек символы. Һәр кеше өчен Туган ил – ул туган, яшәгән, укыган һәм эшләгән урында башлана. Һәр гражданинның күңелендә үз ватанына мәхәббәт өчен урын булсын иде. 

Бу бәйрәм көнендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты сезгә барлык башлангычларда уңышлар, максатка ирешүдә ныклык, ныклы сәламәтлек тели. Бердәм эш, максатчанлык һәм үз-үзеңне аямау Ватаныбызның ныгуына һәм алга таба үсешенә ярдәм итсен!

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International