Дәүләт комитетында «Водоканал» МУП инвестиция программаларының үтәлеше турында фикер алыштылар

2023 елның 15 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитетында Казан шәһәренең «Водоканал» МУП су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә инвестицион программаны гамәлгә ашыруны тикшереп тору буенча чираттагы киңәшмә узды.

Эшләр барышы турында доклад белән объектларда проект һәм төзелеш-монтаж эшләренең үтәлешен контрольдә тотучы «Водоканал» МУП вәкилләре чыгыш ясады.

Оешма инвестиция программасында расланган һәр чара буенча хисап тәкъдим итте, аннан күп кенә чараларның актив гамәлгә ашырылуы, ә икенче өлеше проектларны эшләү һәм раслау стадиясендә булуы күренә. Моннан тыш, аерым билгеләп үтелгәнчә, «Аракчино шоссесы буенча Затонская урамыннан суүткәргеч участогын реконструкцияләү» объекты яңа юл төзелеше кысаларында яңа торба салу сәбәпле инвестиция программасыннан чыгарылган.

3 Төньяк коллекторына килгәндә: Мередианная урамыннан Бондаренко урамына кадәр һәм Чистай урамыннан Бондаренко урамына кадәрге участокларны июнь ахырына кадәр төзекләндерү планлаштырыла, ә территорияне тулысынча төзекләндерү август аенда тәмамланачак; Ямашев проспектындагы 71 адресыннан Ямашев проспекты, 93 адресына кадәрге участокта реконструкция эшләре графиктан алда бара.

Дәүләт комитеты инвестиция программалары чараларын үтәү өчен акчаларның максатчан тотылуын контрольдә тота. Шулай итеп, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу челтәрләрендәге барлык эшләр тәмамланганнан соң, авария хәлләре кимиячәк, димәк, Казан халкына «су белән тәэмин итү» һәм «ташландык суларны агызу» коммуналь хезмәтләре сыйфатлырак күрсәтеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International