ЯҢАЛЫКЛАР


4
август, 2023 ел
җомга

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты экспертлары агымдагы елда тәмамланырга планлаштырылган «Татэнерго» АҖ инвестиция программасы чараларын гамәлгә ашыру барышы белән таныштылар.

«Татарстан Республикасының торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә җәмәгать контроле төбәк үзәге» берләшмәсе, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы белән берлектә, «Видеопомощник ЖКХ» проектын башлап җибәрде.


3
август, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Су белән тәэмин итүгә һәм ташландык суларны агызуга тарифлар билгеләү мәсьәләсе буенча эшче тариф комиссиясе утырышы узды. Тариф кампаниясе кысаларында «Чирмешән районы коммуналь челтәрләре» МУП (Чирмешән районы), «КАРСАР» ҖЧҖ (Казан шәһәре, Лаеш районы), «Нурлат җылылык челтәрләре» АҖ (Аксубай районы), «Промочистка» ҖЧҖ (Нурлат районы), «Яңа Тура» технополисы» идарәче компаниясе»  ҖЧҖ (Зеленодольск районы), «Теплоэнергосервис» МУП (Балык Бистәсе районы) өчен исәпләмә проектлары каралды.

2023 елның 8 августында ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Дмитрий Сапожников эш визиты белән Әгерҗе муниципаль районында булачак, аның барышында гражданнарны Әгерҗе шәһәре, Гагарин урамы, 13 адресы буенча шәхсән кабул итү планлаштырыла.

Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре арасында «Тарифлар: катлаулы әйберләр турында гади генә итеп» III Республика конкурсына гаризалар кабул итүне дәвам иттерәбез.


2
август, 2023 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитетында Идарәнең егерме сигезенче утырышы узды. Идарә әгъзалары карары буенча «РСК» ҖЧҖ өчен салкын су транспортлауга һәм агынты суларны транспортлауга тарифлар билгеләнде.

2023 елның 15 августында Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев эш визиты белән Тәтеш муниципаль районында булачак.


1
август, 2023 ел
сишәмбе

Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Дмитрий Сапожников Спас муниципаль районында булды. Рәис урынбасары район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Михаил Шеронов, җайга салынулы оешма вәкилләре белән очрашты, газлаштыру программасының үтәлешен бәяләде һәм гражданнарны шәхсән кабул итте.

Дүшәмбе, 31 июльдә ТНВ телеканалында туры эфирда «Трибуна Нового века» тапшыруы булды, анда ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Гаяз Миңнебаев катнашты.


31
июль, 2023 ел
дүшәмбе

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында коррупциягә каршы көрәш хезмәткәрләре өчен киңәшмә узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International