Дәүләт комитетында 2024 елга су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә тариф проектлары каралды

2023 елның 3 августы, пәнҗешәмбе

Су белән тәэмин итүгә һәм ташландык суларны агызуга тарифлар билгеләү мәсьәләсе буенча эшче тариф комиссиясе утырышы узды. Тариф кампаниясе кысаларында «Чирмешән районы коммуналь челтәрләре» МУП (Чирмешән районы), «КАРСАР» ҖЧҖ (Казан шәһәре, Лаеш районы), «Нурлат җылылык челтәрләре» АҖ (Аксубай районы), «Промочистка» ҖЧҖ (Нурлат районы), «Яңа Тура» технополисы» идарәче компаниясе»  ҖЧҖ (Зеленодольск районы), «Теплоэнергосервис» МУП (Балык Бистәсе районы) өчен исәпләмә проектлары каралды.

 

Киңәшмә барышында Нурлат шәһәрендә су белән тәэмин итүне һәм ташландык суларны агызуны гамәлгә ашыручы «Промочистка» ҖЧҖ өчен тарифлар билгеләү мәсьәләсе каралды. Оешма директоры белдергәнчә, 2023 елда оешма яңа су белән тәэмин итү чыганагын – Чирмешән җир асты сулары ятмасын куллануга күчә. Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә тарифларны җайга салу һәм контрольдә тоту бүлеге башлыгы Нәфисә Белалиева Дәүләт комитетына кулланучылар өчен тариф нәтиҗәләрен бәяләү максатында оешманың су белән тәэмин итү өлкәсендәге эшчәнлегенең яңа финанс моделен тәкъдим итү зарурлыгын билгеләп үтте.

 

Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә тариф кампаниясе дәвам итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International