Дәүләт комитеты хезмәткәрләренә коррупциягә каршы көрәш чаралары турында искә төшерделәр

2023 елның 31 июле, дүшәмбе

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында коррупциягә каршы көрәш хезмәткәрләре өчен киңәшмә узды.

Дәүләт комитетының финанс хисабы, кадрлар, дәүләт хезмәте һәм мобилизация эше бүлеге җитәкчесе Клара Сафиуллина, юридик бүлек җитәкчесе Наталья Царева белән берлектә, норматив-хокукый актларны дөрес төзүнең мөһимлеге турында сөйләделәр. 

Җитәкчеләр билгеләп үткәнчә, Дәүләт комитеты тарафыннан расланган барлык норматив актлар коррупциягә каршы экспертиза уза, шулай ук аттестацияләнгән бәйсез экспертлар тарафыннан да бәяләнә.

Шулай ук документларны ведомствоның рәсми сайтында вакытында актуальләштерүгә дә игътибар иттеләр.

Исегезгә төшерәбез, 2023 елның 1 сентябренә кадәр Дәүләт комитеты тарафыннан ведомствода коррупция бозулары буенча аноним сораштыру үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International