Салым түләүчеләргә тулырак мәгълүмат бирү максатында, 2021 елның 14 гыйнварында 13:00 сәгатьтә Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе «Өстәмә хак салымы, оешмалар табышына салым, махсус салым режимнары буенча салым законнарындагы үзгәрешләр» темасына мәгълүмати вебинарга чакыра.