Шәхси эшкуарлар һәм юридик затлар өчен мәгълүмати вебинар

2020 елның 28 декабре, дүшәмбе

Салым түләүчеләргә тулырак мәгълүмат бирү максатында, 2021 елның 14 гыйнварында 13:00 сәгатьтә Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе «Өстәмә хак салымы, оешмалар табышына салым, махсус салым режимнары буенча салым законнарындагы үзгәрешләр» темасына мәгълүмати вебинарга чакыра. Вебинар кысаларында Идарә вәкилләре салым түләүче затларда барлыкка килә торган иң киң таралган сорауларга җавап бирәчәк.

Вебинар – бушлай. Анда теләгән һәркем катнаша ала.

Вебинарга сылтама: http://events.webinar.ru/8009181/7474077

Вебинарда катнашу өчен сылтама буенча күчәргә һәм ачылган биттә «Катнашачакмын» дигән өлешен сайларга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International