Электр энергиясен ваклап сату базарларында бәя вәзгыяте турында

2017 елның 18 августы, җомга

Татарстан Республикасына карата электр энергиясен (куәтен) күмәртәләп һәм ваклап сату базарларындагы бәя (тариф) вәзгыяте буенча "НП Совет рынка" ассоциациясе белән берлектә үткәрелгән мониторинг нәтиҗәләре буенча Россиянең Энергетика министрлыгы мәгълүмати тәртиптә түбәндәгеләр хакында хәбәр итә:

Халык һәм аңа тиңләштерелгән кулланучылар категориясенә (алга таба – "бүтән" кулланучылар) карамый торган кулланучылар өчен 2017 елның июлендә электр энергиясенә (куәтенә) бәяләрнең (тарифларның) үзгәрүе, 2017 елның июненә карата, кулланучыларның төркемнәре һәм көчәнеш дәрәҗәләре буенча уртача арттырылган бер ставкалы чагылышта +11,1% чамасы булыр дип фаразлана.

         "Бүтән" кулланучылар өчен электр энергиясенә (куәтенә) бәяләрнең (тарифларның) күрсәтелгән үзгәреше электр энергиясен ваклап сату базарларында электр энергиясенә (куәтенә) бәяләрне (тарифларны) хасил итүче түбәндәге факторларның объектив үзгәрүе белән аңлатыла:

  1. 2017 елның июлендә электр энергиясен тапшыру хезмәтләренә бердәм (котловой) тарифларның  2017 ел июненә карата +1,1%ка үзгәрүе; электр энергиясен тапшыру хезмәтләренә бердәй (котловой) тарифларның электр энергиясенә (куәтенә) булган ахыргы бәядәге өлешенең 34,7% дәрәҗәсендә булуын исәпкә алып, тәшкил итүче күрсәтелгән факторның күрсәтелгән ахыргы бәядәге кертеме 0,4% тәшкил итә; шул ук вакытта 2017 елның июлендә электр энергиясен тапшыру хезмәтләренә бердәм (котловой) тарифларның күрсәтелгән үзгәрешендә 2017 елның июненә карата төп фактор булып Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 29.12.2011 № 1178 карары белән расланган Электр энергетикасында бәяләрне (тарифларны) җайга салу өлкәсендә бәя хаксил итү нигезләренең 11 (1) пунктында билгеләнгән таләп тора, аның нигезендә җайга салына торган бәяләр (тарифлар), календарь буенча бүлгәләп билгеләнә, әгәр дә Россия Федерациясе Хөкүмәтенең актларында башкача билгеләнмәсә, чираттагы еллык җайга салу чорының беренче яртыеллыгында бәяләрнең (тарифларның) зурлыкларын алда килгән еллык җайга салу чорының декабрьнең 31 енә карата икенче яртыеллыктагы тиешле бәяләрнең (тарифларның) зурлыкларыннан арттырмаудан чыгып билгеләнә.
  2. Күмәртәләп сату базарында электр энергиясенә (куәтенә) җайга салынмый торган уртача исәпләнгән бәянең 2017 елның июлендә 2017 ел июненә карата үзгәрүе +17,2% тәшкил итте; күмәртәләп сату базарында электр энергиясенә (куәтенә) җайга салынмый торган уртача исәпләнгән бәянең 63,4% күләмендә электр энергиясенең (куәтенең) ахыргы бәясендәге өлешен исәпкә алып, аталган тәшкил итүче факторны үзгәртүдә ахыргы бәяне үзгәртү өлеше 10,9% тәшкил итә; шул ук вакытта 2017 елның июлендә 2017 ел июненә карата күмәртәләп сату базарында электр энергиясенә (куәтенә) җайга салынмый торган уртача исәпләнгән бәянең күрсәтелгәнчә үзгәреш кичерүендә төп факторлар булып түбәндәгеләр санала:

– 2017 ел июнендә күмәртәләп сату базарында куәтнең фактик бәясенең һәм аның 2017 елның июнь ае өчен электр энергиясенә (куәтенә) Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 29.12.2011 № 1179 карары белән расланган Электр энергиясенә (куәтенә) җайга салынмый торган бәяләрне билгеләү һәм гарантияле рәвештә җиткерүчеләр тарафыннан куллану кагыйдәләре нигезендә хисаплап чыгарыла торган җайга салынмый торган уртача хисапланган бәяләрне исәпләгәндә исәпкә алына торган планлы күрсәткече арасындагы уңай аерманы исәпкә алу зарурлыгы;

– 2017 елның июнендә 2017 маена карата күмәртәләп сату базарында куәткә җайга салынмый торган уртача исәпләнгән бәяләрнең 18,1%ка кимүе, – электр энергиясен җитештерүчеләр куәтенең һәм генерацияләү җайланмасының электр энергиясен эшләп чыгару өчен чагыштырмача түбән әзерлекле булуы аркасында күмәртәләп сату базары куәтенең кимүенә бәйле рәвештә, – бу исә, үз чиратында, 2017 елның июлендә бәяләрне үзгәрткәндә "түбән база" нәтиҗәсен формалаштырды;

– Россия Федерациясе Президентының 29.03.2016 № 560 әмерен үтәү кысаларында һәм шушы әмерне үтәү өчен кабул ителгән 28.12.2016 № 508-ФЗ Федераль законны һәм "Электр энергетикасы турында" Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында" 30.06.2017 №129-ФЗ Федераль законны, шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 28.07.2017 № 895 карарын үтәү максатларында, Ерак көнчыгыш федераль округында электр энергиясе (куәте) өчен бәяләрне (тарифларны) уртачароссия дәрәҗәсенә җиткерү өчен күмәртәләп сату базарында куәткә җайга салынмый торган уртача исәпләнгән бәягә бәягә кагылышлы өстәмә куллану.

3. 2017 елның июлендә 2017 елның июненә карата гарантияле рәвештә җиткерүчеләрнең (энергия сатучы компанияләрнең) сату өстәмәләре 8,6%ка үзгәрүгә бәйле рәвештә; гарантияле рәвештә җиткерүчеләрнең (энергия сатучы компанияләрнең) сатып җибәрү өстәмәләренең электр энергиясенә (куәтенә) булган ахыргы бәядәге 1,8%лык өлешен исәпкә алып, ахыргы бәяне үзгәртүдә күрсәтелгән хасил итүче фактор керткән үзгәреш дәрәҗәсе 0,2% тәшкил итә; шул ук вакытта 2017 елның июлендә 2017 елның июненә карата гарантияле рәвештә җиткерүчеләрнең (энергия сатучы компанияләрнең) сатып җибәрү өстәмәләренә кертелгән әлеге үзгәрешләрдә төп факторлар булып аларны исәпләп чыгару тәртибе үзенчәлекләренә бәйле, аның нигезендә сатып җибәрү өстәмәләренең күләме күмәртәләп сату базарында электр энергиясенә (куәтенә) җайга салынмый торган уртача исәпләнгән бәя күрсәткечләреннән процент рәвешендә билгеләнә.

         Шул рәвешле, 2017 елның июлендә 2017 елның июненә карата "бүтән" кулланучылар өчен электр энергиясенә (куәтенә) бәяләрнең (тарифларның) үзгәрүендә күмәртәләп сату базарында электр энергиясенә (куәтенә) җайга салынмый торган уртача исәпләнгән бәянең үзгәрүе төп сәбәпче булып тора.

         Шул ук вакытта, Россиянең Энергетика министрлыгы билгеләп узганча, 2017 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча күмәртәләп сату базарының бәя зоналары буенча суммар күләмендә бер ставкалы чагылышында электр энергиясенә (куәтенә) булган җайга салынмаучы уртача исәпләнгән бәяләрнең үзгәрүе 2016 елның аналогик чоры белән чагыштырмача 8,5% чамасы тәшкил иткән, бу исә күрсәтелгән күрсәткечкә карата 2017 елга РФ социаль-икътисадый фаразның сценарий шартларында исәпкә алынган параметрлардан (0,9%) 0,5 процент пунктына түбән. Моннан тыш, 2017 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча электр энергиясенә (куәтенә) күмәртәләп сату базарының бәя зоналары буенча суммар рәвешендә бер ставкалы чагылышында уртача исәпләнгән җайга салынмаучы бәянең фактик күләме Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2004 елның 21 гыйнварындагы 24 номерлы карары белән расланган Электр энергиясен күмәртәләп һәм ваклап сату базарлары субъектлары тарафыннан мәгълүмат ачу стандартлары нигезендә "НП Совет рынка" ассоциациясе тарафыннан күрсәтелгән чорга карата бастырып чыгарган киләсе җайга салу чорына электр энергиясенә (куәтенә) ирекле (җайга салынмый торган) фаразый бәяләрдән чыгып исәпләнгән фараз күрсәткечләреннән 0,4%ка кимрәк булып чыкты.

         Россия Энергетика министрлыгының "НП Совет рынка" ассоциациясе белән берлектә үткәрелгән фаразлары буенча, Татарстан Республикасындагы "бүтән" кулланучылар өчен электр энергиясенә (куәтенә) бәяләрнең (тарифларның) үзгәрүе ел азагына кадәр аена уртача +1,6%тан да артыграк булмаячак.

         Югарыда бәян ителгәннәрне исәпкә алып, бюджеттан кулланучыларга китертелгән электр энергиясенә түләү исәпләгәндә бүлеп бирелә торган бюджет лимитларын формалаштырганда һәм аңа төзәтмәләр керткәндә, Россиянең Энергетика министрлыгы электр энергиясенә (куәтенә) югарыда күрсәтелгән бәя үзгәрешләрен исәпкә алуны зарури дип саный.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International