Чара Татарстан Республикасында хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы кысаларында һәм Бөек Ватан сугышында Җиңү көне алдыннан узды.
Дары зираты - әһәмиятле тарихи объект, анда Бөек Ватан сугышы елларында Казан госпитальләрендә вафат булган һәм гарнизон частьларында хезмәт иткән хәрбиләр ята. Биредә 23 сугышчының исемнәре язылган истәлек такталары, шулай ук архив мәгълүматлары буенча торгызылган солдат исемнәре мәңгеләштерелгән мемориаль стелалар сакланган.
Мондый чаралар — тарихи хәтерне саклауга өлеш кертү һәм Җиңүчеләр буынына хөрмәт күрсәтү.
Беркем дә онытылмаган, бернәрсә дә онытылмаган.