Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты идарәсенең чираттагы утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәләләр карап тикшерелде:
1. Россия Федерациясе Оборона министрлыгының "Үзәк торак-коммуналь идарәсе" федераль дәүләт бюджет учреждениесе тарафыннан кайнар су белән тәэмин итүнең ябык системаларында җиткерелә торган кайнар суга тарифлар билгеләү хакында.
2. "ДОМКОР" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең "Чаллы ш, 63 микрорайон адресы буенча урнашкан Чаллы ш. 63 нче микрорайонының (63-07, 63-08, 63-09, 63-10 күпкатлы торак йортлар өчен) су белән тәэмин итүе һәм су бүлүе" объектын "ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтырган (технологик тоташтырган) өчен түләү билгеләү хакында.
Карап тикшерелгән мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде, алар дәүләт теркәвенә алынгач Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында басылып чыгачак һәм ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты сайтында урнаштырылачак.