ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты 2016 елгы эшчәнлегенә йомгак ясады һәм 2017 ел бурычлары турында сөйләде

2017 елның 1 феврале, чәршәмбе

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты 2016 елгы эшчәнлегенә йомгак ясады һәм 2017 ел бурычлары турында сөйләде

2017 елның 1 февралендә ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының "2016 елда Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының төп эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2017 елга бурычлары хакында" йомгаклау коллегиясе булды.

 Чарада Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, РФ Федераль Җыелышы Дәүләт Думасы депутаты Александр Сидякин, ТР Куркынычсызлык Советы Сәркатибе Айрат Шәфыйгуллин, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов һәм башка югары даирә затлары катнашты.

Төп доклад белән ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Марат Зарипов чыгыш ясады.

Марат Ривгать улы сөйләп узганча, 2016 елда тарифларга бәйле 9 меңнән артык карар, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү стандартларының якынча 121 мең төбәк күрсәткече кабул ителгән, 913 муниципаль берәмлек буенча коммуналь хезмәтләр өчен гражданнар түли торган түләүләрнең күләмен үзгәртүгә бәйле чик дәрәҗәдәге индекслар билгеләнгән. 

 "Тарифларны билгеләгәндә Дәүләт комитеты тарафыннан оешмаларның бары тик икътисади яктан нигезләнгән сарыфлары гына исәпкә алынды. Тарифларны дәүләти җайга салуның гомуми икътисади нәтиҗәлелеге 18 миллиард сум тәшкил итте, ягъни тарифларга бәйле карарларны кабул иткәндә Дәүләт комитеты җайга салынулы оешмаларның  чыгымнарын нәкъ менә шул суммага киметә алды", – дип билгеләп узды ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Марат Зарипов үзенең докладында.

Ул искәрткәнчә, мондый икътисади нәтиҗәгә предприятиеләрдә сатып җибәрү эшләрен оптимальләштерү аркасында ирешү мөмкин булган, чөнки ахыр чиктә продуктның үзкыйммәте кимегән.

"Бу күрсәткечкә без, әлбәттә инде, сөенмичә булдыра алмыйбыз, ул бит әле арту юнәлешендә бара, чөнки узган елда да 13 миллиард сумны янга калдыру мөмкин булган иде. Әлбәттә, мин моны яхшы нәтиҗә буларак бәялим. Тарифларны тоткарлап тору тренды барлыгын исәпкә алырга кирәк", – диде профильле комитет башлыгы чыгышыннан соң бу хакта Илдар Халиков.

"Республикада икътисади мәнфәгатьләрнең балансы табылу – безнең өчен төп нәтиҗә шул. Һәм бу баланс өлешендә безгә күп нәрсәләрне эшләү мөмкин булды. Без бит федераль нормативларны бозмыйбыз, ә тармактагы закон актларына бәйле барлык процессларда да турыдан-туры катнашабыз", – дип ассызыклады ТР Хөкүмәте Башлыгы.

Законнарда каралганча, 1 июльдән җайга салынулы хезмәт төрләренә тарифлар артачак, ләкин бу гамәл коммуналь хезмәтләр өчен гражданнар түли торган түләүләр күләмен үзгәртүнең билгеләнгән чик дәрәҗәдәге индексларын исәпкә алып башкарылырга тиеш.

 Гражданнарның коммуналь хезмәтләргә булган җыелма түләүләре Татарстан Республикасы өчен 1 июльдән башлап чагыштырма куллану күләмнәрендә иң күбе 4,2%тан да югары артмаячак.  Чагыштыру өчен, Мәскәүдә коммуналь хезмәтләр өчен гражданнарның түләүләре 7%ка, Санкт-Петербургта 6%ка, Башкириядә 5,8%ка артачак.

2017 елның 1 гыйнварыннан башлап коммуналь хезмәтләр өчен гражданнарның түләүләрен арттыру каралмаган.

 "2017 елның беренче яртыеллыгында халык өчен табигый газ бәясе, 2016 елның икенче яртыеллыгына карата арттырылмаган дәрәҗәсендә – 5,27 сум/куб.м. (НДС белән) тәшкил итәчәк. Монополиягә каршы федераль хезмәт тарафыннан зарури барлык тармаклар буенча тарифка бәйле карарлар кабул ителгәч, Дәүләт комитеты Татарстан Республикасында яшәүче халыкка сатыла торган газга 2017 елның 1 июленнән башлап, иң күбе 3,9% дәрәҗәсендә арттырылган ваклап сату бәяләрен билгеләячәк, – диде ведомство җитәкчесе.

Ул шулай ук 2017 елның 1 июленнән башлап халык өчен электр энергиясенә булган тарифның МФХ билгеләгән иң түбән дәрәҗәдә билгеләнүе, 3,8%ка артып, сәгатенә 3,56 сум/кВт (НДС белән) тәшкил итәчәге хакында да сөйләде. Шәһәр торак пунктларында билгеләнгән тәртиптә стационар электр плитәләре һәм (яки) электр энергиясеннән җылыта торган җайланмалар белән җиһазланган йортларда яшәүчеләр өчен, шулай ук авыл торак пунктларында яшәүче халык өчен тарифлар максималь дәрәҗәдә мөмкин булган киметүле 0,7 коэффициенты белән билгеләнгән.

Электр челтәрләренә технологик тоташтыру ставкалары бәясен арттырмыйча билгеләнгән, тоташтырылучыларга җайлы булсын өчен кулланучыга үзенең чыгымнарын оптимальләштерү мөмкинлеген бирә торган яңа дифференциацияләү диапазоннары кертелгән.

Дәүләт комитеты тарафыннан катнаш һәм катнаш булмаган режимнарда җитештерелә торган җылылык энергиясе өчен дә тарифлар билгеләнгән.

Катнаш булмаган режимда эшләп чыгарылган җылылык энергиясенә ТР халкы өчен уртача тариф 2017 елда түбәндәгечә булачак: 1 июльдән башлап – 3,0%ка артып, 1788,83 сум/Гкал (НДС белән). Катнаш эшләп чыгару режимында: 1 июльдән башлап – 3,0%ка артып, 1585,91 сум/Гкал (НДС белән).

Су белән тәэмин итү һәм су бүлү өлкәләрендәге тарифларның халык өчен ТР буенча уртача күләме 2017 елда түбәндәгечә булачак:  су белән тәэмин итүгә 1 июльдән башлап – 3,5% ка артып, 23,70 сум/куб.м (НДС белән), су бүлүгә 1 июльдән башлап – 3,8%ка артып, 17,36 сум/куб.м (НДС белән).

Үзенең чыгышын тәмамлап, Марат Зарипов чарада катнашучыларга актив башкарылган уртак эшчәнлек өчен рәхмәтен белдерде һәм 2017 ел өчен тарифларга кагылышлы барлык карарларның да ачык рәвештә, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, министрлыклар, ведомстволар, Иҗтимагый палата, ТР Предприятиеләре һәм эшмәкәрләре ассоциациясе, ТР Кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе, ТР Профсоюзлар федерациясе, ТР Кулланучылар берләшмәсе советы, "Совет рынка" КБП, муниципаль берәмлекләр, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм җайга салынулы оешмаларның вәкилләре катнашында карап тикшерелүе хакында билгеләп үтте.

Алга таба "Татэнергосбыт" АҖ директоры Рифнур Сөләйманов доклад белән чыгыш ясады, үзенең чыгышында ул гарантияле рәвештә җиткерүчеләргә сатып җибәрүгә бәйле өстәмә бәяләрне билгеләү мәсьәләсендә законнарда планлаштырылучы үзгәрешләр хакында хәбәр итте. Законнарга кертеләчәк үзгәрешләргә бәйле актуаль мәсьәләләр хакында Александр Сидякин сөйләде. Файдалану мөмкинлеге булган челтәрләр турында доклад белән "Челтәр компаниясе" ААҖ генераль директорының икътисад буенча урынбасары – икътисад идарәсе башлыгы Наталья Назарова чыгыш ясады, "Осиновоның җылы белән тәэмин итү компаниясе" ҖЧҖ генераль директоры урынбасары Андрей Ниясов исә җылы белән тәэмин итү өлкәсендәге концессия килешүләрен тормышка ашыру хакында сөйләде.

Узып киткән коллегия утырышы турында тулырак мәгълүматлар белән Дәүләт комитетының http://kt.tatarstan.ru/rus/2017-god.htm сайтында, "Дәүләт комитеты хакында" – "Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты коллегиясе" бүлегендә танышырга мөмкин.

Муниципаль берәмлекләрдә барлык төр ресурслар һәм җайга салынулы барлык оешмалар буенча тариф дәрәҗәләре турында календарь буенча елларга бүленгән тулырак мәгълүмат 2010 елдан башлап Дәүләт комитетының рәсми сайтында, һәркем файдалана алырлык итеп,  "Тарифлар" бүлегендә урнаштырыла: http://kt.tatarstan.ru/rus/ntarif.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International