Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Мамадыш шәһәрендә автомобиль транспортында пассажирлар белән багаж ташуларга тарифлар билгеләде

2016 елның 30 декабре, җомга

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты ташучы – "Транспорт" ҖЧҖнең Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районының "Мамадыш шәһәре" муниципаль берәмлегендә даими ташулар буенча муниципаль маршрутларда пассажирлар белән багажны автомобиль транспортында даими ташуларга карата чик дәрәҗәдәге максималь тарифларны билгеләү турындагы гаризасын карап тикшерде.

Билетны транспорт салонында акчага сатып алганда юл бәясе 17 сум тәшкил итә. Юлга 50 һәм аннан күбрәк барган өчен түли торган озак файдаланыла торган билет ярдәмендә түләгәндә – 13 сум.

Тарифларны арттыру түбәндәге сәбәпләр белән аңлатыла:

төп чараларны капиталь ремонтлауга бәйле чыгымнар арту;

юл челтәре үзгәртелүгә бәйле рәвештә хәрәкәт озынлыгы арту;

гомуми сыйфаттагы инфляция процесслары, шул исәптән: ягулык-майлау материалларына, шиннарга һәм запас өлешләргә бәяләр үзгәрү.

Законнар нигезендә тарифлар Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында рәсми рәвештә басылып чыккан датадан соң 10 көн узгач гамәлгә керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International