Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәләләр карап тикшерелде:
1. “ТГК-16” ачык акционерлык җәмгыятенең электр энергиясен җитештерү буенча объектларын “Челтәр компаниясе” ачык акционерлык җәмгыятенең электр челтәрләренә технологик тоташтыру өчен түләү килештерү хакында.
2. “Нижнекамскнефтехим” халыкка ачык акционерлык җәмгыятенең ГПП-5 110/6 кВ баш түбәнәйткеч подстанциясен “Челтәр компаниясе” ачык акционерлык җәмгыятенең электр челтәрләренә технологик тоташтыру өчен түләү килештерү хакында.
3. “Нижнекамскнефтехим” халыкка ачык акционерлык җәмгыятенең ГПП-8 110/6 кВ баш түбәнәйткеч подстанциясен “Челтәр компаниясе” ачык акционерлык җәмгыятенең электр челтәрләренә технологик тоташтыру өчен түләү килештерү хакында.
Барлык мәсьәләләр дә Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелде һәм карап тикшерү өчен Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенә тапшырылды.