ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты 2015 елда эш нәтиҗәләре һәм 2016 ел өчен бурычлар турында коллегия утырышы үткәрде

2016 елның 4 феврале, пәнҗешәмбе

2015 елда Татарстанда тарифларны дәүләт тарафыннан җайга салу нәтиҗәсендә гомуми икътисади нәтиҗә 13 млрд. сум тәшкил иткән. Бу хакта ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Марат Зарипов ведомствоның узган елдагы төп эш нәтиҗәләренә һәм 2016 елга бурычларга багышланган коллегия утырышында әйтеп узды. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Куркынычсызлык советы сәркатибе Айрат Шәфигуллин һәм башка югары вазифа затлары катнашты.

Үз чыгышында Марат Зарипов аңлатып узганча, 13 млрд сум – бу тариф карарларын кабул иткәндә җайга салынулы оешмаларның дәүләт комитеты тарафыннан киметелгән чыгымнар суммасы. Барлыгы исә ведомство 45 юнәлеш буенча 1 меңнән артык предприятиегә карата җайга салуны гамәлгә ашыра. Төп эшчәнлекләр түбәндәгедән гыйбарәт: газга, электр һәм җылылык энергиясенә, суга һәм су бүлүгә, каты көнкүреш калдыкларын юк итүгә, транспорт хезмәтләренә, социаль өлкә хезмәтләренә бәяләрне һәм тарифларны җайга салу һәм инженерлык челтәрләренә технологик тоташтырган өчен түләү билгеләү.

Россия Федерациясе Хөкүмәте карары белән гражданнар тарафыннан коммуналь хезмәтләр өчен кертелә торган түләү күләмен үзгәртү индексы Татарстан Республикасы өчен 2016 елның 1 июленнән башлап 4,5% дәрәҗәсендә кабул ителде. Халык өчен газ бәясе 2016 елның беренче яртыеллыгында куб метры өчен 5,16 сум тәшкил итәчәк. Социаль-икътисади үсеш ягыннан фаразлаганда 2016 елның икенче яртыеллыгыннан 2% зур булмаган күләмдә артым күздә тотыла.

2016 елның беренче яртыеллыгында халык өчен электр энергиясенә карата тариф 2015 ел дәрәҗәсендә калып, 3,20 сум/кВт-сәг (НДС белән) һәм икенче яртыеллыкта Монополиягә каршы федераль хезмәт (ФАС)  билгеләгән минималь дәрәҗәдә – 7,2% арттырып билгеләнде һәм 3,43 сум/кВТ-сәг (НДС белән) тәшкил итәчәк.

Шәһәр пунктларында билгеләнгән тәртиптә стационар электр плитәләре һәм (яки) электрдан җылытыла торган җайланмалар белән тәэмин ителгән йортларда яшәүчеләр өчен, шулай ук авыл торак пунктларында яшәүче халык өчен тарифлар максималь дәрәҗәдә мөмкин булган киметүле 0,7 коэффициенты белән билгеләнде.

Катнаш режимда эшләп чыгарыла торган җылылык энергиясе өчен ахыргы тарифлар 5: Казан, Чаллы, Түбән Кама, Зәй һәм Урыссу шәһәрдәләре буенча җылылык белән тәэмин итү системалары өчен дифференциация белән билгеләнде. Икенче яртыеллыктан башлап тарифларның максималь үсеше 4% артмаячак, беренче яртыеллыкта Чаллы, Түбән Кама, Урыссу шәһәрләре буенча тариф хәтта киметелеп кабул ителде.

Катнаш булмаган режимда эшләнә торган җылылык энергиясенә карата билгеләнүче тарифларга килгәндә, республика халкы өчен 2016 елның икенче яртыеллыгыннан башлап тарифлар үсеше 3,7% тәшкил итәчәк. Халыкны су белән тәэмин итү һәм су бүлү хезмәте өчен республика буенча уртача алганда соңгы тариф үсеше 3% артмаячак.

 

Сергей Елагин фотосы

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International