2 февральдә “Руслайн” авиакомпаниясе региональ ташуларны субсидияләү программасы кысаларында Казан-Төмән маршруты буенча рейс ача. Авиаочышлар сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә гамәлгә ашырылачак.
Очышларны кышкы навигация чоры тәмамланганчы, ягъни март азагына кадәр башкару планлаштырыла. Казаннан Төмәнгә очу вакыты – 17.40. Хәрәкәт итү графигында үзгәрешләр булырга мөмкин. Очышлар 50 урынга исәпләнгән “CRJ200” очкычларында “Руслайн” авиакомпаниясе тарафыннан башкарылачак, дип хәбәр итә “Казан” халыкара аэропорты” ААҖ матбугат хезмәте.
http://www.kzn.ru/news/52285-v-kazani-zapuskaetsya-novyj-subsidiruemyj-aviarejs-do-tyumeni