2015 елның 1 июленнән гражданнар өчен коммуналь хезмәтләргә түләүне үзгәртү катгый чикләнгән һәм даими тикшереп торыла

2015 елның 1 августы, шимбә

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2014 елның 1 декабрендәге 937 номерлы карары нигезендә 2015 елның 1 июленнән муниципаль берәмлекләрдә гражданнарның коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрен арттыру расланган максималь күрсәткечләр ярдәмендә катгый чикләнгән.

Гражданнар өчен коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрнең уртача арту күләме Татарстан Республикасында 9% дәрәҗәсендә булачак. Шул ук вакытта 2015 елның беренче яртыеллыгында  гражданнар өчен коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрнең күләме арттырылмады. Тарифлар 2014 елның декабрь аендагы дәрәҗәдә билгеләнде.

Шул рәвешле, теге яки бу аерым коммуналь хезмәтнең бәясе үзгәрүгә карамастан, граждан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан билгеләнгән һәр шәһәр һәм муниципаль берәмлек буенча коммуналь хезмәтләр өчен җыелма түләү күләмен арттыруга карата билгеләнгән чик күләмдәге максималь индекс белән якланган. Ягъни 2015 елның июленнән түләү кәгазьләрендә коммуналь хезмәтләрнең бәясе, шул ук куллану күләмендә, 2014 елның декабре белән чагыштырганда билгеләнгән чик күләмдәге индекстан югарырак булырга тиеш түгел.

Моның өчен коммуналь хезмәтләр өчен түләүне июльдә билгеләнгән түләү белән мөстәкыйль чагыштырып карау өчен, 2014 елның декабрь ае һәм 2015 елның июль ае өчен түләү кәгазьләрендәге коммуналь хезмәтләрнең (су, газ, җылылык, электр энергиясе) бәясен кушарга, килеп чыккан сумманы июльгә һәм 2014 елның декабрендәге аналогик күрсәткечкә бүләргә һәм 100гә тапкырларга кирәк, бу очракта бәяләрнең процентлардагы үзгәреше килеп чыга. Шуннан соң Сезнең шәһәр яки муниципаль берәмлек буенча билгеләнгән чик күләмдәге индекс белән чагыштырырга кирәк.

Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты сайтында http://kt.tatarstan.ru, “Мөрәҗәгатьләр һәм гражданнарны кабул итү” бүлегендә коммуналь хезмәтләр өчен якынча түләүне исәпләп чыгару өчен мәгълүмати инструмент (калькулятор) урнаштырылган: Коммуналь түләүләр калькуляторы (http://kt.tatarstan.ru/cen_calc.htm).

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының коммуналь хезмәтләргә карата (электр, газ, җылылык, кайнар су, салкын су белән тәэмин итү, су бүлү) аерым тарифлар раслау буенча карарлары “Документлар” бүлегендә урнаштырылган:

(http://kt.tatarstan.ru/rus/postanovleniya-pravleniya-goskomiteta.htm).

        2010 елдан бирле чорда коммуналь хезмәтләр өчен тарифлар буенча җыелма мәгълүмат “Тарифлар” бүлегендә урнаштырылган:

 (http://kt.tatarstan.ru/rus/ntarif.htm). 

Барлык тарифлар да илнең социаль-икътисади үсешен фаразлаганда РФ Хөкүмәте тарафыннан теләктәшлек тапкан параметрлар нигезендә Федераль тарифлар хезмәте билгели торган чик күләмдәге дәрәҗә кысаларында расланды.


Дәүләт тарафыннан җайга салынучы коммуналь хезмәтләрдән кала, түләү документы структурасына бәяләре дәүләт тарафыннан җайга салынмый торган торак хезмәтләре (мисал өчен, торак бинаны карап тоту һәм ремонтлау, домофон, сак һ.б.) дә керә. Бу бәяләр торак биналарның милекчеләре тарафыннан күпфатирлы йорт белән идарә итү ысулын (турыдан-туры идарә, ТМШ, ТТК, яисә идарәче компанияләрне җәлеп итеп) сайлаганда билгеләнә һәм килешүдә теркәлә.

Торак хезмәтләре өчен түләү күләмен Идарәче компаниягездә яки йорт белән идарә итү килешүендә ачыкларга мөмкин.

Әгәр дә бер үк төрле коммуналь хезмәтләр җыелмасында һәм чагыштырырлык күләмнәрдә түләү күләме төбәк хакимияте конкрет муниципаль берәмлек өчен билгеләгән максималь индекстан артып китсә, аңлатмалар алу өчен идарәче компаниягә яисә ТМШ мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Гражданнар өчен коммуналь хезмәтләр өчен түләү хисаплауны төбәктәге Дәүләт торак инспекциясе контрольдә тота. (http://gji.tatarstan.ru/rus/index.htm).

Коммуналь хезмәтләр, яшәү өчен әһәмиятле буларак, һәркем өчен үтемле булырга тиеш. Шуңа күрә, тарифларны дәүләти җайга салу һәм коммуналь предприятиеләрнең чыгымнары артуны контрольдә тоту белән берлектә, мохтаҗ гражданнарга һәм гаиләләргә адреслы социаль ярдәм чаралары күрсәтелә.

Коммуналь хезмәтләр өчен түләү күләменең үзгәрү зурлыгына карамастан, законнарда билгеләнгән нигезләр булган очракта, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүдә адреслы социаль ярдәм күрсәтүне сорап, яшәү урыны буенча социаль яклау органнарына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Әгәр дә коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә киткән чыгымнар гаиләнең барлык кеременең 21% өлешеннән артып китсә, мондый гаилә субсидиягә хокуклы, аны җирле социаль яклау органнарында рәсмиләштерергә була. Шул ук вакытта кайбер төбәкләрдә әлеге чик киметелгән, бу исә күбрәк гражданнарга әлеге субсидиядән файдалану мөмкинлеген бирә.

Кабул ителгән барлык карарлар да гражданнарны коммуналь хезмәтләр өчен бәяләрне кисәк арттырудан яклауга юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International