Россия Федерациясе Хөкүмәте карары нигезендә 2015 елда тарифлар бары бер тапкыр – 1 июльдән генә артачак, ягъни 1 гыйнвардан башлап тарифлар 2014 елның икенче яртыеллыгы дәрәҗәсендә калды.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 2015 елның 15 маендагы 4-1/г номерлы карары белән Татарстан Республикасы халкына сатыла торган табигый газга берәмтекләп сату бәяләре расланды, 2015 елның 1 июленнән башлап ул 7,5% ка артып, кубометры өчен 5,16 сум (НДС исәпкә алып) күләмендә тәшкил итә, бу 2015 ел һәм 2016 һәм 2017 елларның планлы чоры өчен Россия Федерациясенең социаль-икътисади үсешен фаразлау параметрларына туры килә.
Республикада челтәр оешмалары челтәрләре буенча электр энергиясе тапшыру хезмәтләренә бердәм казан тарифлары 2015 ел өчен Россиянең Федераль тарифлар хезмәте (алга таба – ФТХ) билгеләгән чик дәрәҗә кысаларында, икенче яртыеллыктан 7,5%ка арттырып, кабул ителде.
Халык өчен электр энергиясенә тариф 2015 елның икенче яртыеллыгында ФТХ билгеләгән минималь дәрәҗәдә, 7%ка арттырып, билгеләнде һәм кВт/сәгате өчен 3,20 сум (НДС белән) тәшкил итәчәк.
Шәһәр торак пунктларында, тиешенчә стационар электр плитәләре һәм (яки) электр белән җылытылучы җайланмалар белән җиһазланган йортларда яшәүчеләр өчен, шулай ук авыл торак пунктларында яшәүчеләр өчен тарифлар мөмкин булганча максималь дәрәҗәдә киметелгән 0,7 коэффициенты белән билгеләнде.
Дәүләт комитеты катнаш һәм катнаш булмаган режимда җитештерелә торган җылылык энергиясенә тарифлар билгели.
Катнаш режимда җитештерелә торган җылылык энергиясе өчен тариф 2015 елда республика буенча уртача түбәндәгечә булачак:
- җитештерү өчен:
- 1 июльдән 673,18 сум/Гкал (НДСтан башка), 10,2%ка артып.
- җылылык челтәрләреннән кулланучыларга:
- 1 июльдән 1297,58 сум/Гкал (НДСтан башка), 9,3%ка артып.
Шул ук вакытта “халык” төркеменә караган җылылык челтәрләреннән кулланучылар өчен катнаш җитештерелүче җылылык энергиясенә тариф түбәндәгечә булачак:
- 1 июльдән башлап 1521,18 сум/Гкал (НДС белән), 8,4%ка артып.
Катнаш булмаган режимда җитештерелә торган җылылык энергиясенә килгәндә, халык өчен тариф түбәндәгечә булачак:
- 1 июльдән башлап 1682,87 сум/Гкал (НДСтан башка), 8%ка артып.
Тулаем алганда республика халкы өчен җылылык энергиясенә 2015 елда уртача тариф арту күрсәткече ФТХ билгеләгән 13,6%лы чик күләмдәге максималь дәрәҗәдә 8%тан артмады.
ФТХ Татарстан Республикасы өчен 2015 елга салкын су белән тәэмин итү, су бүлү өчен 11,6%ка арттырып, тарифлар чик күләм дәрәҗәсендә билгеләде.
Шул ук вакытта халык өчен түбәндәге тарифлар билгеләнде:
- салкын су белән тәэмин итү:
- 1 июльдән – 22,83 сум/куб., 6,6 % ка артып (НДС белән);
- су бүлү:
- 1 июльдән - 16,37 сум/куб., 6,6%ка артып (НДС белән).
Барлык ресурс төрләре һәм җайга салынулы оешмалар буенча тарифлар дәрәҗәсе турындагы тулырак мәгълүмат ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты сайтында: kt.tatarstan.ru, “Тарифлар” бүлегендә урнаштырылган. Шулай ук сайтта Коммуналь түләүләр калькуляторы да урнаштырылган.