Югары тизлекле Мәскәү-Казан магистрале буйлап юл бәясе 2 мең сумнан 12 мең сумга кадәр булачак

2015 елның 27 мае, чәршәмбе

Югары тизлекле Мәскәү-Казан магистрале буйлап юл бәясе 2 мең сумнан алып 10-12 мең сумга кадәр булачак. Бу хакта шушы көннәрдә “РТЮ” ААҖнең беренче вице-премьеры Александр Мишарин магистраль төзелешенә багышланган телекүпер барышында җиткерде.

А.Мишарин сүзләреннән аңлашылганча, поездларда дүрт класс каралачак: иң арзанлысы – туристлык классы, эконом-класс, бизнес-класс һәм беренче класс.

         Югары тизлекле Мәскәү-Казан магистраленең озынлыгы – 770 чакрым, юлда киткән гомуми вакыт – 3,5 сәгать. Инде 2016 елда төзелеш эшләре башланырга тиеш. Аның Мәскәү-Түбән Новгород дигән беренче өлешен 2018 елда сафка бастырачаклар, дип көтелә. Ә барлык магистральне төзеп бетерү 2020 елга планлаштырыла.

http://www.temakazan.ru/news/transport/item/16664/

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International