Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының Килештерү комиссиясе утырышы булды

2015 елның 26 мае, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. 2015 ел өчен эчә торган суга, техник суга, су бүлүгә, эчә торган суны транспортлаштыруга, җыентык суны транспортлаштыруга тарифлар килештерү хакында.

2. 2015-2018 еллар өчен "ТКХ (Инженерлык челтәрләре") муниципаль унитар предприятисе тарафыннан күрсәтелүче каты көнкүреш калдыкларын юк итү һәм күмү хезмәтләренә тарифлар килештерү хакында.

Барлык мәсьәләләр дә Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелде һәм Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе карамагына тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International