Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының Килештерү комиссиясе утырышы булып узды

2015 елның 12 мае, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды, анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. “ПлемРепродукт” ҖЧҖнең энергияне кабул итү җайланмаларын “Челтәр компаниясе” ААҖ электр челтәрләренә технологик тоташтырган өчен түләү килештерү хакында.

2. “Минзәлә районы коммуналь челтәрләре” ААҖнең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтырган (технологик тоташтырган) өчен тарифлар килештерү хакында.

3. “Минзәлә районы коммуналь челтәрләре” ААҖнең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтырган (технологик тоташтырган) өчен тарифлар килештерү хакында.

4. Татарстан Республикасы халкына сатыла торган табигый газга берәмтекләп сату хакларын килештерү хакында.

Барлык мәсьәләләр дә Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелде һәм Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе карап тикшерүенә тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International