5 майда 10:00 сәгатьтә “Татар-информ” МА мәйданчыгында матбугат конференциясе узачак: “Татарстан Республикасында елгаларда пассажирлар йөртү һәм багаж ташу: тарифларны җайга салу һәм үсеш перспективалары”.
Чарада катнашачаклар:
- Борисова Лилия Петровна - Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары;
- Лизалин Роман Евгеньевич - “Флот Республики Татарстан” АҖ генераль директоры.
Чара барышында экспертлар елга транспорты тарифлары, республикада су транспорты үсеше, гамәлдәге маршрутлар һәм навигация сезоны перспективалары турында сөйләячәкләр.
Матбугат конференциясенең турыдан-туры трансляциясен “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы сайтында карап булачак.
Чара барышында шулай ук онлайн-форматта сораулар бирергә мөмкин булачак.