Дәүләт комитеты хезмәткәрләре 2025 елның көзендә “Урманны саклыйк” Бөтенрәсәй акциясе кысаларында утыртылган яшь чыршылар турында кайгыртуларын дәвам итәләр. Даими карау үсентеләргә ныгырга, уңышлы урнашырга һәм булачак урманның бер өлеше булырга ярдәм итә.
Исегезгә төшерәбез, узган көздә ведомство хезмәткәрләре, урман массивларын торгызу буенча экологик инициативаны хуплап, 2 меңнән артык яшь агач утырттылар. Акция табигатьне кайгыртуны һәм ватан азатлыгы өчен гомерләрен биргән геройлар истәлеген саклауны берләштерде.
Татарстанда Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елында бу эш аерым мәгънәгә ия була. Утыртылган ылыслы агачлар хәтернең, буыннар дәвамчанлыгының һәм киләчәк өчен җаваплылыкның тере символына әверелде.