Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Ренат Гайнетдинов җитәкчелегендәге делегация «СО ЕЭС» АҖ филиалы - Татарстан Республикасы энергосистемасының төбәк диспетчерлык идарәсендә булды.
Визит барышында катнашучыларга диспетчерлык үзәге эшен күрсәттеләр һәм төбәкнең энергия системасы реаль вакыт режимында ничек идарә ителүе турында сөйләделәр. Кунаклар электр белән тәэмин итүнең ышанычлылыгын арттырырга ярдәм итүче заманча цифрлы чишелешләр, дистанцион идарә технологияләре һәм мониторинг системалары белән таныштылар.
Ренат Гайнетдинов электр энергиясен җитештерү һәм куллану балансын формалаштыруда системалы операторның мөһим ролен билгеләп үтте һәм нәтиҗәле хезмәттәшлекнең әһәмиятен ассызыклады.