“Цифрлы ликбез” һәм Касперский лабораториясе экспертлары өйрәтүче роликларның яңа циклын әзерләделәр. Материаллар балаларны киберкуркынычсызлыкның төп кагыйдәләре белән таныштырачак: “акыллы йорттан” ничек куркынычсыз файдаланырга, үз мәгълүматларыңны ничек сакларга һәм башкалар.
Материаллар 6 яшьтән өлкәнрәк балаларга исәпләнгән һәм гаилә белән карау, мәктәп дәресләре һәм класс сәгатьләре өчен файдалы булачак.
Роликларны һәм методик материалларны проектның сайтында карарга мөмкин.
Цифрлы грамоталылык балачактан өйрәтү мөһим булган гади кагыйдәләрдән башлана.