“Контроль астында тариф”: Себер тракты урамындагы суүткәргеч участогында эшләр төгәлләнде

2026 елның 29 апреле, чәршәмбе

Ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларның инвестиция программаларын гамәлгә ашыру мониторингы турындагы рубриканы дәвам итәбез.

Себер тракты урамындагы суүткәргеч участогында реконструкция тәмамланган, дип хәбәр иттеләр Казанның “Водоканал” МУП матбугат хезмәтендә.

Проект кысаларында горизонталь юнәлешле бораулау ысулы белән 830 метр яңа суүткәргеч сузылды. Эшләр предприятиенең инвестиция программасы, шулай ук коммуналь инфраструктураны модернизацияләү программасы һәм “Яшәү өчен инфраструктура” милли проекты кысаларында башкарылган. Челтәрнең яңа участогы үзәкләштерелгән су белән тәэмин итүгә тоташтырылган.

Эшкә дүрт бригада җәлеп ителгән. Аларны вакытыннан алда төгәлләделәр - су бирү 29 апрельдә 20:00 сәгатьтә торгызылды.

Исегезгә төшерәбез, элек ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты белгечләре әлеге объектта инвестиция программасының үтәлешенә мониторинг үткәргән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International