Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре гадәттәгечә Бөек Ватан сугышы вакыйгалары темасына “Җиңү диктанты” дигән сигезенче Халыкара тарихи диктантта катнаштылар. Коллектив белән бергә “Батырлар. Татарстан Геройлары” программасы финалисты, капитан Егор Горячев та үз белемнәрен сынап карады.
Катнашучылар Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына багышланган 25 сорауга җавап бирергә тиеш иде. Акциядә катнашу Дәүләт комитеты коллективы өчен ел саен күркәм традициягә әверелде. “Җиңү диктанты” кешеләрне тарихи хәтерне саклау һәм җиңүчеләр буынының батырлыгына хөрмәт тирәсенә берләштерә.
“Мондый инициативалар белемнәрне тикшерергә генә түгел, ә үз илебезнең тарихына шәхси катнашы барлыгын тоярга да ярдәм итә”, - дип ассызыклады Егор Горячев.