Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында инженерлык челтәрләренә технологик тоташтыру мәсьәләләренә багышланган Идарәнең чираттагы утырышы узды. Көн тәртибендә - электр, җылылык челтәрләренә, шулай ук су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызуның үзәкләштерелгән системаларына тоташтыру өчен түләү билгеләү.
Бөгелмәдә социаль әһәмияткә ия объектларга - мәгариф учреждениеләренең өстәмә корпусларына аерым игътибар бирелде. Анда 2 нче лицей һәм 6 нчы мәктәпнең яңа корпусларын җылылык белән тәэмин итү системасына технологик тоташтыру мәсьәләләре каралды. Проектларны гамәлгә ашыру мәгариф инфраструктурасын үстерүгә һәм укыту өчен заманча шартлар тудыруга юнәлдерелгән.
Утырыш кысаларында шулай ук Яр Чаллыдагы торак йортларны һәм квартал эчендәге инженерлык челтәрләрен тоташтыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.