Татарстан Республикасы Тарифлар буенча Дәүләт комитетында яңа чакырылыш Иҗтимагый совет утырышы узды.
Катнашучыларга сәламләү сүзе белән Ирина Әхмәтова мөрәҗәгать итте. Ул тарифларны җайга салу өлкәсендә җәмәгать контроле һәм эксперт катнашуының әһәмиятен билгеләп үтте. Утырыш барышында Иҗтимагый советның яңартылган составы тәкъдим ителде, аның рәисе итеп Ирина Әхмәтова сайланды.
Аңа иҗтимагый оешмалар, эксперт һәм hөнәри бергәлекләр вәкилләре керде: Искәндәр Галәветдинов, Ольга Титова, Ранис Илалов, Марат Кәримов, Борис Королев, Раил Курамшин, Фәрит Сафин, Рафаэль Фәхретдинов, Регина Хөсәенова. Катнашучылар шулай ук кыскача үзләренең һөнәри юнәлешләре һәм эш тәҗрибәләре белән таныштырдылар.
Моннан тыш, 2026 елга эш планын формалаштыру алымнары каралды. Өстенлекләр арасында - тариф карарларының ачыклыгын арттыру, халык белән үзара хезмәттәшлек итү һәм ТКХ өлкәсендә җәмәгать контролен үстерү.