Баланс комиссиясенең беренче урынбасары Лариса Хибибуллина рәислегендәге утырышында дәүләт комитеты белгечләре су белән тәэмин итү һәм су агызу өлкәләрендә җайга салына торган оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеген карадылар.
Утырыш барышында тыңландылар:
● Лениногорск районының “Бакирово” профсоюзларның дәвалау-профилактика шәхси учреждениесе
● Мамадыш районының “Центр обслуживания поселений” ҖЧҖ
● Биектау районының “В-сервис” ҖЧҖ
● Алексеевск районының “Алексеевскводоканал” ААҖ
● Чистай районының “Чистопольское сельское жилищно-коммунальное хозяйство” ҖЧҖ
Су белән тәэмин итү өлкәсендә Дәүләт комитеты 105 оешма эшчәнлеген, су агызу өлкәсендә - 81 оешма эшчәнлеген җайга сала. Барлык предприятиеләрнең эшчәнлеге баланс комиссиясе эше кысаларында анализланачак.
Оешмалар биргән мәгълүматлар нигезендә коммуналь хезмәтләргә тарифлар билгеләгәндә карарлар кабул ителәчәк.