Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты карарлары проектлары коррупциягә каршы экспертиза узды.
Каралганнар арасында - карар проектлары:
- салкын су белән тәэмин итү һәм су агызу системаларына тоташтыру;
- җылылык белән тәэмин итү системасына тоташтыру;
- җылылык энергиясенә тарифлар билгеләү;
- тоткарланган кече судноларны йөртү һәм саклау хезмәтләре күрсәтү;
- елга транспортында пассажирлар һәм багаж ташу.
Экспертиза гамәлдәге федераль законнар нигезендә үткәрелде. Документлар коррупциоген факторларны ачыклау максатыннан тикшерү өчен рәсми сайтта урнаштырылган.
Экспертиза нәтиҗәләре буенча коррупциоген факторлар ачыкланмаган.