ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында баланс комиссиясе утырышлары узды

2026 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында электр энергетикасы һәм каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәләрендә җайга салынулы оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеген карау буенча баланс комиссиясенең беренче утырышлары узды.

Электр энергетикасы өлкәсендә түбәндәге оешмалар тыңланды:

  • Трансэнерго - “РЖД” ААҖ филиалы.
  • "Газпром энерго” ҖЧҖнең Көньяк Урал филиалы.
  • “ТранзитЭнергоМонтаж” ҖЧҖ.
  • “Энерго-Про” ҖЧҖ.

Каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә тыңланды:

  • “Благоустройство и озеленение” ҖЧҖ.
  • “Актанышский полигон ТБО” ҖЧҖ.
  • “Полигон ТБО” ҖЧҖ.
  • ШЭ Хикмәтуллин Рөстәм Тәлгать улы.
  • “Чистый город” ҖЧҖ.

Баланс комиссияләре тариф кампаниясенең мөһим этабы булып тора. Тапшырылган белешмәләр җайга салынулы хезмәтләргә тарифлар билгеләгәндә кулланыла. Баланс комиссиясе утырышлары июль ахырына кадәр узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International