Дәүләт комитеты 13 апрельдә узган Идарә утырышында “Флот Республики Татарстан” АҖ тарафыннан тизйөрешле һәм суны күчерә торган судноларда елга транспортында пассажирлар һәм багаж ташуга тарифлар билгеләнде.
Дәүләт комитеты тарафыннан тапшырылган тариф заявкаларына һәм раслаучы документларга анализ ясалды, ташучының икътисадый нигезләнгән чыгымнары исәпкә алынды. Тарифларның артуы куллану бәяләре индексының үзгәрүе, ягулык-майлау материалларына бәяләрнең артуы һәм хезмәт өчен түләүнең минималь күләменең артуы белән аңлатыла.
Иң кирәкле юнәлешләр буенча юл йөрү бәясе:
- Казан-Зөя: тулы билет - 188 сум, балалар билеты – 94 сум.
- Казан-Болгар: тулы билет-544 сум, балалар билеты – 272 сум.
Тарифларны раслау турындагы карар барлык профильле министрлыклар һәм ведомстволар белән килештерелгән. Кабул ителгән карар Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына җибәрелде һәм теркәлгәннән соң хокукый мәгълүматның рәсми порталында бастырылачак. Карар рәсми басылып чыкканнан соң 10 көн узгач үз көченә керә. Тарифлар 2026 елның 31 декабренә кадәр гамәлдә.
Кабул ителгән карарларның тулы исемлеге белән ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының рәсми сайтында тиешле бүлектә танышырга мөмкин.