ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина рәислегендә “Дәүләт хакимияте органнарында коррупциягә каршы көрәш чараларын гамәлгә ашыру турында аналитик күзәтү” темасына коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды.
Утырышта Татарстан Республикасы Рәисенең коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе вәкилләре: идарә башлыгы урынбасары Илнур Ибраһимов һәм оештыру бүлеге мөдире Алексей Панкратов, шулай ук Дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Ирина Әхмәтова катнашты.
Фикер алышу барышында дәүләт хакимияте органнары эшчәнлегендә коррупция куркынычын киметүгә бәйле төп мәсьәләләр каралды. Дәүләт хезмәткәрләренә карата гамәлдәге чикләүләргә һәм бурычларга, шулай ук билгеләнгән тыюларны үтәмәгән өчен җаваплылыкка аерым игътибар бирелде.
Утырыш йомгаклары буенча профилактик әңгәмә үткәрелде, анда катнашучыларга аңлатмалар һәм сорауларга җаваплар бирелде.