Бүген Татарстан Республикасында “Бердәм Рәсәй” партиясе Рәисе Дмитрий Медведевның төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә “2026 елда торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә мөһим үзгәрешләр” дигән вебинар узды. Чара торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча гражданнарны атна саен кабул итү кысаларында уздырылды. Модератор булып Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Андрей Егоров чыгыш ясады.
Спикерлар арасында - Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе, шулай ук профильле ведомстволар һәм ТКХ өлкәсе оешмалары вәкилләре.
Катнашучылар тармактагы төп үзгәрешләр, тарифларны җайга салуның актуаль мәсьәләләре, шулай ук халык белән багланышлар турында фикер алыштылар. Коммуналь хезмәтләрнең сыйфатын яхшыртуга һәм элемтә механизмнарын камилләштерүгә аерым игътибар бирелде.
Вебинарның тулы язмасын карагыз: https://vk.com/video-211218532_456239526