ТР Тарифлар буенча Дәүләт комитеты рәисе Ренат Гайнетдинов Дәүләт Советында ТКХ мәсьәләләре буенча семинарда чыгыш ясады

2026 елның 27 марты, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт Советында видеоэлемтә режимында депутатлар һәм аларның ярдәмчеләре өчен “2026 елда торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә тарифларны җайга салу” темасына семинар узды.

Чара барышында ТР Тарифлар буенча Дәүләт комитеты рәисе Ренат Гайнетдинов доклад белән чыгыш ясады, анда коммуналь хезмәтләргә тарифларны формалаштыру тәртибе һәм 2026 елдагы үзгәрешләр турында сөйләде. Ул шулай ук депутатларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

Семинар Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина һәм торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Андрей Егоров рәислегендә узды.

Фикер алышуда Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева, Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе башлыгы – Татарстан Республикасының Баш дәүләт торак инспекторы Александр Тыгин катнашты.

Фото: ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International