“Элемтәдә көйләүче”: оешмалар өчен профилактик визитлар

2026 елның 21 марты, шимбә

ТР Тарифлар буенча Дәүләт комитеты каналында Max мессенджерында безнең “Элемтәдә көйләүче” рубрикасының чираттагы чыгарылышын карагыз.

Бүген безнең рубрика кысаларында эксперт буларак Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының контроль-ревизия бүлеге башлыгы Ирина Суркова чыгыш ясады. Яңа видеода ул тарифларны җайга салу өлкәсендә хокук бозуларны профилактикалау чаралары турында сөйләде.

Дәүләт комитеты мәҗбүри таләпләрне бозуларны профилактик визитлар аша профилактикалый. Әлеге чаралар контрольдә тотылучы затның эшчәнлеген гамәлгә ашыру урыны буенча да, видео-конференц-элемтә аша да консультация әңгәмәсе рәвешендә уздырыла.

Контрольдә тотылучы субъектлар профилактик визитны дәүләт хезмәтләре порталы аша тиешле гариза бирү юлы белән мөстәкыйль рәвештә башлап җибәрергә хокуклы.

Дәүләт комитеты эше турында тулырак видеода карагыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International