Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты 2025 елгы финанс-хуҗалык эшчәнлеге йомгаклары буенча хисап тапшыру кирәклеге турында искә төшерә.
Тапшыру вакыты - 2026 елның 6 апреленә кадәр. Сораулар ЕИАС системасы аша җайга салына торган оешмалар адресына җибәрелгән инде (“Сораулар һәм җаваплар” бүлеге).
Хисап формаларын тутыру буенча сораулар туган очракта коммуналь өлкә оешмаларының мониторингы бүлеге белгечләренә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.