Казанда “Һиндстан белән бизнесны ничек алып барырга” семинары узачак

2026 елның 23 марты, дүшәмбе

25 мартта Казанда Рәсәй компанияләренең Һиндстан базарына чыгуы һәм эшлекле хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләренә багышланган бизнес-семинар узачак. Чараның мәйданчыгы Kazan Palace by TASIGO булачак.

Катнашучылар Һиндстанда Бизнес алып бару үзенчәлекләре, партнерлар эзләү, инвестицияләр мөмкинлекләре, шулай ук сәнәгатьтән һәм АПКдан алып югары технологияләргә һәм текстиль тармагына кадәр хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре турында фикер алышачаклар. 

Спикерлар арасында - Рәсәй һәм Һиндстан хакимият органнары, шулай ук эшлекле бергәлек вәкилләре.

Чара турында күбрәк мәгълүмат сайтта: https://time-forum.ru/tpost/brvcunbx01-v-kazani-proidyot-seminar-kak-vesti-bizn 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International