ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында балалар рәсем конкурсына йомгак ясалды

2026 елның 19 марты, пәнҗешәмбе

“Хәзерге Рәсәйдә традицион кыйммәтләр” балалар рәсемнәре конкурсында тугыз яшь рәссам - ведомство хезмәткәрләренең балалары катнашты. Җиңүчеләрне дәүләт комитеты хезмәткәрләре арасында тавыш бирү нәтиҗәләре буенча билгеләделәр.

Конкурс йомгаклары буенча призлы урыннар түбәндәгечә бүленде:

  • беренче урынны Сәидә Ибраһимова алды
  • икенче урын - Мәрьям Лисова;
  • өченче урын - Мария Амосова.

Катнашучылар өчен бүләкләрне аларның әниләре - Дәүләт комитеты хезмәткәрләре алды. Бүләкләрне Дәүләт комитеты рәисе Ренат Гайнетдинов тапшырды.

Рәис урынбасары Лилия Борисова билгеләп үткәнчә, мондый конкурслар уздыру практикасы дәвам итәчәк. Мондый инициативалар “Гаилә” милли проекты бурычларына туры килә һәм гаилә кыйммәтләрен ныгытуга юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International