ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында технологик тоташтыру өлкәсендә идарәнең тугызынчы утырышы уза. Утырыш Ренат Гайнетдинов рәислегендә уздырыла.
Идарә әгъзалары Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә торак комплексларны һәм сәнәгать паркын салкын су белән тәэмин итү һәм су агызуның үзәкләштерелгән системаларына тоташтырган өчен түләү, шулай ук Әлмәт шәһәрендә объектларны газ бүлү челтәрләренә тоташтырган өчен түләү билгеләү мәсьәләләрен карыйлар.
Исегезгә төшерәбез, барлык тариф карарлары Дәүләт комитетының рәсми сайтында урнаштырыла.
Тариф яңалыкларыннан хәбәрдар булу өчен MAXта Вконтактедада “Татарстан Тарифлары”на язылыгыз.