2026 елга Татарстан Республикасында коммуналь хезмәтләргә тарифлар чик индексларны үтәп расланачак

2025 елның 17 декабре, чәршәмбе

Ел саен тарифларны индексацияләү Россия Федерациясенең барлык регионнарында гамәлдәге законнар нормалары нигезендә башкарылачак. Һәр регион өчен региональ шартларны һәм үзенчәлекләрне исәпкә ала торган үз индексы билгеләнгән.

2026 елның 1 гыйнварыннан рөхсәт ителгән үсеш 1,7% тәшкил итәчәк һәм барлык төбәкләр өчен бердәм булачак. Бу күрсәткеч ӨХС ставкасының 20% тан 22% ка кадәр артуы белән бәйле.

2026 елда тарифларның төп үзгәреше алдагы еллардагы кебек 1 июльдән түгел, ә 1 октябрьдән булачак. Татарстан Республикасы өчен 2026 елның 1 октябреннән Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан 13,4% индексы расланды, аерым муниципаль берәмлекләр буенча 4,8% ка кадәр тайпылу мөмкинлеге бар. 3413-р номерлы тиешле боерык агымдагы елның 25 ноябрендә кабул ителде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу вакытта коммуналь хезмәтләр өчен түләүнең уртача еллык үсеше 5,7% тәшкил итәчәк, бу куллану бәяләре индексының фаразланган үсешенә туры килә.

Расланган күрсәткечләр республиканың барлык 7 коммуналь хезмәтен (җылылык белән тәэмин итү, салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү, су агызу, газ белән тәэмин итү, электр белән тәэмин итү, каты коммуналь калдыклар белән эш итү) һәм барлык 913 муниципаль берәмлеген исәпкә алып исәпләнгән.  Гамәлдәге законнарда аерым коммуналь хезмәтләр буенча тарифлар буенча үсешне чикләү каралмаган. Конкрет хезмәт күрсәтүгә тариф үсеше уртача зурлыктан зуррак якка да, кечерәк якка да аерылырга мөмкин.

Татарстан Республикасы Рәисенең 2025 елның 13 декабрендәге 1018 номерлы Указы белән республиканың һәр муниципаль берәмлеге өчен чик индекслар билгеләнде. Чик индексның әһәмияте –  түләүнең факттагы үсешен түгел, ә коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләүнең мөмкин булган үсешен чикләү, куллану күләме үзгәрешсез булганда, республика халкының шактый өлеше өчен бу түләү сизелерлек кимрәк булачак.

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты Федераль закон таләпләре нигезендә 20 декабрьгә кадәр газ, электр энергиясе, җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү, каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге хезмәтләргә тарифлар билгеләячәк.

Газ һәм электр энергиясенә тарифлар Татарстан Республикасының бөтен территориясендә бердәй дәрәҗәдә билгеләнә, каты көнкүреш калдыклары белән эш итү өлкәсендәге тарифлар ике зона буенча аерыла.

Газ белән тәэмин итү

Халык өчен табигый газга ваклап сату бәясе берничә өлештән тора:

  • газга күпләп сату бәясе;
  • газ транспортировкасы хезмәтләренә тариф;
  • тәэмин итү-сату хезмәтләре өчен түләү.

Ахыргы тарифны тәшкил итүчеләрнең күләмен Монополиягә каршы федераль хезмәт билгели. Халык өчен газга фаразлана торган бәя 
2026 елның 1 гыйнварыннан 8,55 сум/куб.м (ӨХС белән) булачак, 2026 елның 1 октябреннән – 9,28 сум/куб.м (ӨХС белән), 73 тиенгә арта.

Электр энергиясе

Халык өчен электр энергиясенә тарифлар Монополиягә каршы федераль хезмәт җиткергән тарифларның иң чик дәрәҗәләре (минималь һәм максималь) кысаларында билгеләнә.

Монополиягә каршы федераль хезмәт боерыгы нигезендә электр энергиясенә фараз тарифлары түбәндәгечә:

газ плитәләре булган йортларда яшәүче шәһәр халкы өчен 2026 елның 1 гыйнварыннан – 5,82 сум/кВт*сәг (ӨХС белән), 2026 елның 1 октябреннән – 6,47 сум/кВт*сәг (ӨХС белән), 65 тиенгә арта.

Электр плитәләре булган шәһәр халкы һәм авыл җирендә яшәүчеләр өчен түбән тарифлар саклана. Бу бик мөһим күрсәткеч, чөнки республика халкының яртысы диярлек шундый территорияләрдә яши. Тарифлар киметүче коэффициентлар белән билгеләнәчәк һәм:

  • шәһәр торак пунктларында электр плитәләре белән җиһазландырылган йортларда яшәүче халык өчен тариф – 1 гыйнвардан – 4,96 сум/кВт*сәг (ӨХС белән), 1 октябрьдән – 5,82 сум/кВт*сәг (ӨХС белән), 86 тиенгә арта;
  • авыл торак пунктларында яшәүче халык өчен тариф 1 гыйнвардан – 4,26 сум/кВт*сәг (ӨХС белән), 1 октябрьдән – 4,85 сум/кВт*сәг (ӨХС белән), 59 тиенгә арта.

2026 елдан Татарстан Республикасында электр энергиясенә тарифлар куллану күләмнәренә бәйле рәвештә дифференциация белән билгеләнәчәк:

- беренче диапазон: аена 3 900 кВт*сәг кадәр;

- икенче диапазон: аена 3 900 дән 6 000 кВт*сәг кадәр;

- өченче диапазон: аена 6 000 кВт*сәг.

Күрсәтелгән диапазоннар буенча тарифлар, мәсәлән, газ плитәләре булган шәһәр халкы өчен түбәндәгечә булачак:

- беренче диапазон: 2026 елның 1 гыйнварыннан - 5,82 сум / кВт*сәг (ӨХС белән),
2026 елның 1 октябреннән – 6,47 сум/кВт*сәг (ӨХС белән);

- икенче диапазон: 2026 елның 1 гыйнварыннан - 7,06 сум/кВт*сәг (ӨХС белән), 2026 елның 1 октябреннән – 8,54 сум / кВт*сәг (ӨХС белән);

- өченче диапазон: 2026 елның 1 гыйнварыннан – 10,88 сум/кВт*сәг (ӨХС белән), 2026 елның 1 октябреннән – 12,41 сум/кВт*сәг (ӨХС белән).

Куллану күләме шәхси счет буенча билгеләнә. Электрдан җылытыла торган йортлар өчен аерым тәртип каралган: җылыту чорында куллану күләменең иң чик күрсәткечләренә карата, электр энергиясен югары куллануны исәпкә алу өчен, 1,8 коэффициенты кулланыла.

Каты коммуналь калдыклар (ККК) белән эш итү

Каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча региональ операторлар хезмәтләренә тарифлар түбәндәге зурлыкларда  фаразлана :

  • «ПЖКХ» ИК» ҖЧҖ: 1 гыйнвардан – 608,46 сум/куб.м., 1 октябрьдән – 668,70 сум/куб.м. (ӨХС белән);
  • «Гринта» ҖЧҖ: 1 гыйнвардан – 625,19 сум/куб.м., 1 октябрьдән – 687,08 сум/куб.м. (ӨХС белән).

Гамәлдәге туплау нормативларын исәпкә алып , ККК белән эш иткән өчен ӨХС исәпкә алган түләү түбәндәге күләмнәрдә фаразлана:

  • «ПЖКХ» ИК» ҖЧҖ кулланучылары өчен:

- күпфатирлы йортта яшәүче бер кешегә – 1 гыйнвардан – 119,66 сум, 1 октябрьдән – 131,51 сум;

- шәхси торак йортта яшәүче бер кешегә – 1 гыйнвардан – 129,81 сум, 1 октябрьдән – 142,66 сум;

  • «Гринта» ҖЧҖ кулланучылары өчен:

- күпфатирлы йортта яшәүче бер кешегә – 1 гыйнвардан – 122,95 сум, 1 октябрьдән – 135,13 сум;

- шәхси торак йортта яшәүче бер кешегә – 1 гыйнвардан – 133,37 сум, 1 октябрьдән – 146,58 сум.

Су белән тәэмин итү һәм су чыгару, җылылык белән тәэмин итү

Җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу өлкәләрендәге хезмәтләргә тарифлар җайга салынучы һәр оешма өчен индивидуаль билгеләнә һәм һәр муниципаль берәмлектә төрлечә үзгәртелә. Тарифлар үсеше хезмәтләрне куллану күләменә, модернизацияләү программаларын гамәлгә ашыруга һәм башка факторларга бәйле.

Республикада җылылык белән тәэмин итү хезмәтләрен 75 оешма, салкын су белән тәэмин итү хезмәтләрен – 107 оешма, су чыгару буенча 82 оешма күрсәтә.

Барлык тариф карарлары да Дәүләт комитеты сайтында https://kt.tatarstan.ru/, Ачык Татарстан һәм ТКХ ДМС мәгълүмат системасында урнаштырылачак.

Тарифларны индексацияләү Дәүләт комитеты тарафыннан 2026 елга РФ Социаль-икътисадый үсеш фаразы параметрлары нигезендә башкарылды.

Тарифлар үзгәрүнең төп сәбәпләре:

1. Салым салуның гомуми системасын кулланучы оешмалар өчен өстәлгән бәягә салым ставкасын 20% тан 22% ка кадәр үзгәртү, шулай ук салым салуның гадиләштерелгән системасында оешмалар өчен ӨХС түләү өчен еллык керем күләме буенча бусаганы (20 млн.сумга кадәр) киметү.

2. Россия Федерациясенең социаль-икътисадый үсеш фаразы нигезендә куллану бәяләре индексын уртача еллык чагылышта 5,1% ка арттыру.

3. Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан кабул ителгән газга күпләп сату бәяләре үсеше – 9,6%, газны транспортировкалау тарифлары – 11,6%, электр энергиясенә бәяләр үсеше – 14,3%.

4. 2026 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясе территориясендә минималь хезмәт хакын аена 27 093 сум дәрәҗәсендә билгели торган 28.11.2025 ел, №429-ФЗ федераль закон нигезендә хезмәт өчен түләүнең минималь күләме үсеше, 2025 елга карата 20,7% ка арта.

5. Коммуналь инфраструктура объектларын һәм челтәрләрен модернизацияләү буенча коммуналь инфраструктураның авариялелеген киметүгә һәм күрсәтелә торган коммуналь хезмәтләрнең сыйфатын арттыруга юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыруга коммуналь комплекс оешмаларының инвестиция өлешен исәпкә алу.

Татарстанда торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча социаль ярдәм чаралары комплексы сакланып калган:

- Ташламаларның федераль категорияләре: Бөек Ватан сугышы ветераннары, инвалидлар, инвалид балалар тәрбияләнүче гаиләләр һ.б.

 - Төбәк категорияләре: хезмәт ветераннары, реабилитацияләнгән, репрессияләнгән гражданнар һәм күпбалалы гаиләләр һ.б.

Бирелгән ташламалар күләме алучыларның категориясенә бәйле.

Әгәр гражданинның торак урын һәм коммуналь хезмәтләр күрсәтү өчен түләү чыгымнары гаиләнең җыелма кеременең 21% өлешен арттырып җибәрсә, ул шулай ук субсидия алу өчен социаль яклау органнарына мөрәҗәгать итә ала. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International