ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә чыгыш ясады

2025 елның 22 ноябре, шимбә

Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Ренат Гайнетдинов тарифларны җайга салуның актуаль мәсьәләләре турында доклад ясады. Чыгышында ул якындагы чорга төп нәтиҗәләрне, проблемалы зоналарны һәм өстенлекләрне билгеләде.

Дәүләт тарафыннан җайга салу: масштаблар һәм агымдагы нәтиҗәләр

Ренат Гайнетдинов хәбәр иткәнчә, Дәүләт комитеты эшчәнлекнең 20дән артык өлкәсен җайга сала – электр энергетикасы һәм җылылык белән тәэмин итүдән алып транспорт һәм социаль хезмәтләргә кадәр. Контрольдә меңнән артык оешма тора, алар буенча 2025 елда 997 тариф карары кабул ителгән. Җайга салына торган керемнең гомуми күләме 186 млрд.сумнан артык, бу тулай төбәк продуктының 3,4% өлешен тәшкил итә. Узган ел белән чагыштырганда күрсәткечнең артуы тармакларның планлы үсеше турында сөйли.

Тарифларның инвестицион өлешенә аерым игътибар бирелде. 2025 елда 32 млрд сумга якын 67 инвестпрограмма, шулай ук «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларындагы чаралар гамәлгә ашырыла.

Технологик тоташтыру

Дәүләт комитеты башлыгы объектларны инженерлык челтәрләренә тоташтырганда расланган стандартлаштырылган ставкаларны куллануның мөһимлеген билгеләп үтте. Бу йорт төзүчеләр өчен чыгымнарның алдан күрүчәнлеген арттыра, санкцияләнмәгән тоташулар санын киметә һәм инфраструктураны үстерүгә өстәмә акчалар булдыра. 2026 елдан ставкалар оешмалар гаризасы буенча гына билгеләнәчәк, шуңа күрә аларга документлар әзерләүне активлаштырырга киңәш ителгән.

Тариф заявкаларының булмавы

Муниципалитетлардагы кайбер оешмалар, фактта җайга салынулы эшчәнлек алып барсалар да, тариф заявкалары бирмәгән. Рәис сүзләренчә, тарифларны ел саен актуальләштерү – киләчәктә кискен артуларны булдырмаска һәм предприятиеләрнең финанс хәлен исәпкә алырга мөмкинлек бирә торган икътисадый ихтыяҗ. Дәүләт комитеты методик ярдәм күрсәтергә әзер.

Пассажирлар йөртү өлкәсендә тарифларны яңадан карау инициаторы булып муниципаль заказчы тора, әмма быел бары тик җиде муниципалитет кына гариза биргән. Ренат Гайнетдинов тарифларны планлы индексацияләүне тәэмин итү һәм оешмаларның реаль финанс хәлен исәпкә алу өчен муниципаль заказчылар тарафыннан үз вакытында гаризалар бирүнең мөһимлеген ассызыклады.

Инвестиция программалары һәм инфраструктураны модернизацияләү

Җылылык, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә 16 млрд.сумлык 58 инвестиция программасы гамәлгә ашырыла. Инвестпрограммаларны вакытында үтәү коммуналь инфраструктураны модернизацияләү турында Россия Төзелеш министрлыгы белән имзаланган меморандум күрсәткечләренең берсенә ирешүне тәэмин итә. Муниципалитетларга контрольне көчәйтергә кушылган.

2026 елгы тариф кампаниясенең үзенчәлекләре

Дәүләт комитеты рәисе өч төп яңалыкны билгеләде:
1. Тарифларны индексацияләүне 1 октябрьгә күчерү, бу 4 кварталда ел башыннан чыгымнарның артуын исәпкә алуны таләп итәчәк.
2. ӨХС ставкасын арттыру һәм керем бусагасын киметү, бу тарифларны 2026 елның гыйнварыннан ук 1,7% ка арттырачак.
3. Җылылык, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу тарифларында өстәмә инвестиция өлеше 1,5% дәрәҗәсендә саклап калу.

Ул ассызыклаганча, кампанияне нәтиҗәле гамәлгә ашыру барлык катнашучыларның төгәл координациясен таләп итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International