Александр Штром ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары итеп билгеләнде

2025 елның 27 октябре, дүшәмбе

2025 елның 27 октябреннән Александр Штром Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары вазыйфасына билгеләнде. Тиешле боерыкка Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин кул куйды.

Элегрәк ул энергетика өлкәсендә һәм тарифларны җайга салу системасында җитәкче вазыйфаларын башкарды, шул исәптән ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары булып эшләде.

Күпьеллык хезмәте һәм югары һөнәри осталыгы өчен берничә дәүләт һәм ведомство бүләкләре, шул исәптән «Татарстан Республикасының Атказанган энергетигы» һәм «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» орден-медале белән бүләкләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International