Хезмәткәрләр өчен укытуны Булат Җамалиев, Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының «Татарстан Республикасы цифрлы трансформация үзәге» ДКУ проекты җитәкчесе үткәрде.
Цифрлы чишелешләрне гамәлгә кертү темасы бүген ил һәм республика җитәкчелегенең игътибар үзәгендә тора.
2026 елга Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Юлламасында Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, ил Президенты тарафыннан илебезнең цифрлы чишелешләрен тизләтелгән үстерү буенча стратегик бурыч куелган, алар барлык тармакларны трансформацияләүнең нигезе булырга тиеш. Татарстанда алга киткән IT-чишелешләр программасы актив гамәлгә ашырыла, социаль өлкәне цифрлаштыруга һәм инженерлык челтәрләрен цифрлаштыруга аерым игътибар бирелә. Бу эшнең төп юнәлешләреннән берсе «ГосПромпт» республика ясалма интеллект платформасын кертү булды.
«ГосПромпт» – ясалма интеллектның инновацион платформасы, ул Татарстанның дәүләт хезмәткәрләре эшенә кертелә. Аның мөмкинлекләре: