MAX кулланучылар саны 45 миллионнан артып киткән

2025 елның 21 октябре, сишәмбе

MAX милли мессенджеры бик тиз популярлык җыя-сервиста инде 45 миллионнан артык кулланучы теркәлгән, РИА Новости платформаның матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Мессенджерны эшләтеп җибәргәннән бирле:

  • кулланучылар өч миллиардтан артык текст һәм 20 миллионнан артык видео хәбәр җибәргән;
  • 700 миллионнан артык шалтырату ясалган;
  • чатлар саны 6,5 миллионга кадәр арткан;
  • каналлар – 11 меңгә кадәр.

MAX мессенджеры – чатлар һәм шалтыратулар белән генә чикләнми. Ул аралашу функцияләрен, цифрлы сервисларны һәм эш коралларын берләштерә:

  • Чатлар һәм төркемнәр — мизгелле хәбәрләр, сораштырулар, беркетелгән язмалар,  1000 катнашучыга кадәр катнаша ала торган каналлар.
  • Шалтыратулар һәм конференцияләр — хәтта интернет  көчсез булганда да тотрыклы тоташу, экран күрсәтү, видеошалтыратулар.
  • Файллар һәм медиа – 4 ГБ га кадәр фото, видео һәм документларны сыйфатны югалтмыйча җибәрегез.
  • Болыт саклагыч – теләсә нинди җайланмадан язышу мөмкинлеге.  
  • Куркынычсызлык – үтәли шифрлау, ике факторлы авторизация, мәгълүматларны саклау.  
  • Ботлар һәм интеграцияләр — ярдәмчеләр, искәртмәләр, кертелгән түләүләр һәм дәүләт хезмәтләреннән файдалана алу мөмкинлеге.
  • Персонализация – темалар, төсләр, стикерлар, интерфейсның үз көйләнмәләре.

MAX,  шәхси аралашудан алып дәүләт сервисларына һәм бизнеска кадәр, илнең цифрлы экосистемасының бер өлешенә әверелә.

Сез дә сынап карагыз: https://max.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International