«Батырлар» программасында катнашучы ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында уңышлы стажировка үтте

2025 елның 1 октябре, чәршәмбе

Егор Горячев өчен Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында ике көнлек стажировка тәмамланды.

Стажировка 29 сентябрьдә Егор Горячев катнашында Дәүләт комитетының атналык аппарат киңәшмәсендә башланды. Аннары ведомство җитәкчелеге белән очрашу, оештыру структурасы белән танышу һәм хезмәткәрләр белән «сорау-җавап» форматында аралашу булды.

Казанның төбәк инфраструктурасы өчен мөһим булган объектларында: биологик чистарту корылмаларында, чүп-чарны сортларга аеру станциясендә, «ПЖКХ» ИК» ҖЧҖнең «Восточный» полигонында булу Егорга аеруча тәэсир итте.

Стажировканың икенче көне Алабугага баруга багышланды, анда Егор Горячев Ренат Гайнетдинов белән бергә тарифларга һәм торак-коммуналь хуҗалыкка кагылышлы мөһим мәсьәләләрне карап, гражданнарны кабул итте. Аннары делегация Алабугада һәм Чаллыда җайга салына торган предприятиеләр эшчәнлеге белән танышты.

Стажировка нәтиҗәләре буенча Егор Горячев, алынган тәҗрибә аның өчен «Батырлар» программасы кысаларында алга таба эшләү һәм, гомумән, аның һөнәри үсеше өчен кыйммәтле файдалы булды, дип билгеләп үтте. Ул Дәүләт комитеты эшен эчтән күрүен, тарифларны җайга салуның гамәли аспектларын өйрәнүен һәм үзен кызыксындырган сорауларга җавап алуын ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International