Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: социаль догазификация турында барысы да гади һәм аңлаешлы

2025 елның 24 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты, программада катнашу процессын гражданнар өчен мөмкин кадәр аңлаешлы итү максатыннан, социаль догазификация программасы турында актуаль мәгълүмат әзерләде.

 

Социаль догазификация нәрсә ул?

Бу инде газлаштырылган торак пунктларда җир кишәрлекләре чикләренә кадәр бушлай газ кертү. Төп өстенлеге - эшләрнең бу этабына гражданнар ягыннан чыгымнар булмау. Программа Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча гамәлгә ашырыла һәм срогы чикләнмәгән.

 

Программада катнашу шартлары

Шәхси йорт биләмәләре өчен:

  • Сезнең йортыгыз инде газлаштырылган торак пунктта урнашкан;
  • Йорт хуҗалыгы рәсми рәвештә теркәлгән;
  • Йорт элек газлаштырылмаган булган;
  • Газ шәхси ихтыяҗлар өчен генә кулланылачак, бизнес өчен түгел.

СНТ (бакча ширкәтләрендәге) йортлар өчен:

  • СНТ газлаштырылган торак пунктта урнашкан;
  • Сезнең йортыгыз рәсми рәвештә теркәлгән;
  • Йорт элек газлаштырылмаган булган;
  • СНТ әгъзаларының гомуми җыелышының догазификация турында беркетмәсе бар;
  • Газ шәхси ихтыяҗлар өчен генә кулланылачак.

 

Ничек гариза бирергә?

Сез үзегез өчен уңайлы булган теләсә нинди ысул белән гариза бирә аласыз.

Дистанцион рәвештә:

- Бердәм газлаштыру операторы порталы аша (connectgas.ru);

- «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша;

- «Газпром трансгаз Казань» ҖЧҖ газ бүлү оешмасы сайтында.

Шәхсән:

- «Газпром трансгаз Казань» ҖЧҖ газ бүлү оешмасының клиентлар үзәгендә;

- күпфункцияле үзәктә.

 

Тоташтыру күпме тора?

Газны җир кишәрлеге чикләренә кадәр җиткерү программасы кысаларында гражданнар өчен бушлай гамәлгә ашырыла.

Җир кишәрлеге һәм йорт биләмәсе чикләре эчендә газүткәргеч төзү чараларының бәясе эшләр күләменә һәм газүткәргеч салу ысулына бәйле. Моннан тыш, бәяләр җир кишәрлеге чикләрендә газлаштыру эшләрен башкаручыны сайлауга бәйле рәвештә аерылырга мөмкин. Сез газ бүлү оешмасын җәлеп иткән очракта хезмәт күрсәтүләрнең бәясе дәүләт тарафыннан җайга салына (Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 19.12.2024 ел, № 698-260/тп-2024 карары). Әгәр сез чит оешма хезмәтләреннән файдаланырга карар кылсагыз, аларның бәясе базар бәясе булачак.

 

Республикада социаль ярдәм чаралары

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Һорт биләмәсе чикләре эчендә газ үткәрүгә һәм йорт эчендә газ җиһазлары сатып алуга бәйле чыгымнарны каплауга субсидия бирү турында» 2023 елның 11 мартындагы 231 номерлы карары нигезендә түбәндәге категория гражданнарга 100 000 сумга кадәр субсидия бирелә:

- Бөек Ватан сугышы һәм сугышчан хәрәкәтләр ветераннары;

- МХО катнашучылар;

- Һәлак булган (вафат булган) сугыш инвалидларының, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның, сугышчан хәрәкәтләр ветераннарының гаилә әгъзалары;

- I һәм II төркем инвалидлар;

- Бөек Ватан сугышы һәм сугышчан хәрәкәтләр инвалидлары;

- Инвалид балалар һәм аларны караучылар;

- Өлкән баласы 18 яшькә җиткәнче яисә 23 яшькә җиткәнче көндезге белем ала торган өч һәм аннан күбрәк баласы булган күпбалалы гаиләләр;

- Җан башына кереме 19 мең сумнан да кимрәк булган гаиләләр.

Субсидия алу өчен яшәү урыны буенча  Республика матди ярдәм (компенсация түләүләре) үзәге бүлегенә гариза бирергә кирәк.

 

Сораулар туганда, кая мөрәҗәгать итәргә?

«Газпром трансгаз Казань» ҖЧҖ:

Телефон: +7 (843) 288-22-30.

Бердәм газлаштыру операторы:

Элемтә үзәге: 8-800-101-00-04

Сайт: connectgas.ru.

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты догазификация программасын гамәлгә ашыруга мониторинг үткәрә. Догазификация программасы буенча сораулар һәм бәхәсле хәлләр килеп чыкканда 8 (843) 236-36-36 телефоны буенча мөрәҗәгать итә аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International